Юлда барганда, инде Дәмәшекъкә якынлашып килгән вакытта, кинәт Шаулның тирә ягы күктән тѳшкән яктылыктан балкып китте.
Ул җиргә егылды һәм: – Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең? – дигән тавыш ишетте.
– Син кем, Әфәнде? – дип сорады Шаул. – Мин – син эзәрлекли торган Гайсә, – дип җавап бирде тавыш.
– Тор да шәһәргә бар. Нәрсә эшләргә кирәклеге хакында анда сиңа әйтелер.
Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени?