Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
1. Коринфянам
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
1
Мин хѳр түгелмени? Мин әллә рәсүл түгелме? Мин Раббыбыз Гайсәне күрмәдемме әллә? Сез – Раббы миңа тапшырган хезмәтемнең җимеше түгелмени?
2
Әгәр башкаларга рәсүл түгелмен икән, сезнең ѳчен – рәсүл, чѳнки Раббы белән берләшкән булуыгыз – минем рәсүллегемә дәлил.
3
Мине гаепләүчеләргә каршы шулай җавап бирәм.
4
Әллә безнең ашарга һәм эчәргә хакыбыз юкмы?
5
Яки башка рәсүлләр, Раббының энеләре һәм Кифас кебек, иманлы хатыныбызны үзебез белән сәяхәткә алырга хакыбыз юкмы?
6
Яисә бары Барнабның һәм минем генә гомер итү ѳчен эшләмәскә хакыбыз юкмы?
7
Кайчан да булса кем үз хисабына гаскәри булып хезмәт итә? Йѳзем бакчасы утырткан кеше аның җимешләрен ашамас микән? Кемдер кѳтү кѳтеп тә үзе кѳткән кѳтүнең сѳтен эчмәс микән?
8
Мин боларны кеше уйлаганча гына сѳйлимме? Канун да шул хакта сѳйли түгелме соң?
9
Муса канунында: «Ашлык сугучы үгезнең авызын томалама», – дип язылган бит. Әллә Аллаһы үгезләр хакында кайгыртамы?
10
Муса кануны безнең ѳчен сѳйләмимени? Әйе, бу безнең ѳчен язылган, чѳнки сѳрүче, уңыштан үз ѳлешемне алырмын, дигән ѳмет белән сѳрергә тиеш, ашлык сугучы да шундый ук ѳмет белән сугарга тиеш.
11
Арагызда рухи орлык чәчкәнбез икән, сездән матди уңыш алырга хакыбыз юкмы? Әллә бу бик күпме?
12
Әгәр башкаларның сездән ярдәм алырга хокукы бар икән, безнең хокукыбыз тагын да күбрәк түгелме соң? Әмма без бу хокуктан файдаланмадык, бәлки, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә комачауламас ѳчен, бар нәрсәгә түзәбез.
13
Аллаһы Йортында эшләүчеләрнең Аллаһы Йортыннан туклануларын белмисезме әллә? Яки корбан китерү урынында хезмәт итүчеләрнең шунда китерелгән корбаннардан ѳлеш алуларын белмисезме?
14
Шуның кебек үк Раббы да Яхшы хәбәрне игълан итүчеләргә әлеге хезмәт хисабына кѳн күрергә әмер бирде.
15
Әмма мин үзем бу хокукларның берсеннән дә файдаланмадым. Һәм бу сүзләрне сездән ярдәм кѳтеп язмыйм. Чѳнки мактанычымны кемнең дә булса юкка чыгаруына караганда, минем ѳчен үлем яхшырак.
16
Мин Яхшы хәбәр игълан итәм икән, мактанырлык бернәрсә юк, чѳнки бу – минем тиешле вазифам. Әгәр Яхшы хәбәр таратудан туктасам, башкаема кайгы-хәсрәт килсен!
17
Моны үз теләгем белән эшләсәм, савабы булачак; әгәр үз ихтыярым белән эшләмәсәм, мин бары үземә ышанып тапшырылган хезмәтне башкарам.
18
Минем ѳчен савап нинди булачак? Бу шуннан гыйбарәт: мин, Яхшы хәбәрне таратканда үз хокукларымнан һич тә файдаланмыйча, бу хезмәтне бушлай башкарам.
19
Чѳнки, барсыннан хѳр булсам да, тагын да күбрәк кешене Аллаһыга китерү ѳчен, мин һәммәсенә кол булдым.
20
Яһүдләрне Аллаһыга китерү ѳчен, аларга яһүд кебек булдым; Муса канунын тотучыларны Аллаһыга китерү ѳчен, үзем канун астында булмасам да, алар алдында канун астындагы кебек булдым.
21
Муса канунын белмәгәннәрне Аллаһыга китерү ѳчен, алар алдында канунны белмәүче кебек булдым. Әлбәттә, бу – мин Аллаһы канунын тотмыйм дигән сүз түгел, киресенчә, мин Мәсих канунына буйсынам.
22
Зәгыйфьләрне Аллаһыга китерим дип, зәгыйфьләргә зәгыйфь кебек булдым. Ничек кенә булмасын, кайберләрен генә булса да коткарыйм дип, мин барысына үзләре кебек булдым.
23
Яхшы хәбәрнең фатихаларын уртаклашу ѳчен, мин боларның һәммәсен Яхшы хәбәр бәрабәренә эшлим.
24
Ярыш мәйданында йѳгерүчеләрнең һәммәсенең йѳгерүен, әмма бүләкне берсенең генә алуын белмисезме әллә? Шулай булгач, бүләк алу ѳчен йѳгерегез!
25
Ярышучыларның барысы да ярышка бик нык әзерләнәләр. Алар моны фани таҗ алу ѳчен эшлиләр, ә без фани булмаган таҗ алу ѳчен эшлибез.
26
Шуның ѳчен дә мин максатсыз йѳгергән кеше кебек йѳгермәм, буш һавага сугучы кебек кѳрәшмәм.
27
Әмма башкаларга игълан итеп, үзем савап алу хокукыннан мәхрүм калмас ѳчен, тәнемне чыныктырам һәм аны үз ихтыярыма буйсындырам.
← Предыдущая
1. Коринфянам
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО