Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Бер кеше аркылы гѳнаһ һәм гѳнаһ белән бергә үлем дѳньяга үтеп керде. Шулай итеп, үлем барлык кешеләргә таралды, чѳнки барлык кешеләр гѳнаһ кылдылар. Шулай булгач, бер гѳнаһ барлык кешеләргә хѳкем китергән кебек, бер хак эш барлык кешеләргә аклану һәм тормыш китерә. Без беләбез: үлгәч, безнең канлы тәннәребез җимереләчәк. Күкләрдә исә Аллаһы биргән, кул белән эшләнмәгән безнең мәңгелек тәннәребез бар. Без күктән җибәрелгән тәннәрне кабул итәргә теләп сыкранабыз, чѳнки бу яңа тәннәрне кабул иткәч, без тәнсез хәлдә калмабыз. Без фани тәннәребездә сыкранабыз, чѳнки тәнсез калырга теләмибез, бәлки, фанилык тормыш тарафыннан йотылсын ѳчен, күктән җибәрелгән тәннәрне кабул итәргә телибез. Нәкъ менә шуның ѳчен Аллаһы безне тудырды һәм безгә ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде. Шулай итеп, канлы тәнебездә вакытта Раббыдан ерак булуыбызны белсәк тә, һәрвакыт ышаныч белән яшибез, чѳнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йѳрибез. Ышаныч белән яшибез, тәннән чыгуны һәм Раббы янына урнашуны яхшырак дип табабыз.
Выбор основного перевода