Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
– Сезгә Күкләр Патшалыгының серләрен белү бирелгән, ә аларга бирелмәгән, – диде Ул. – Имандашларым, сез үзегезне акыллыга санамасын ѳчен, бу сернең сездән яшерен булып калуын теләмим: башка халыкларның кирәк кадәр тулы саны Аллаһы Патшалыгына кергәнгә кадәр Исраил ѳлешчә тискәрелегендә дәвам итәчәк. Ул безнең гаҗиз тәнебезне үзгәртер һәм, һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алучы кѳче ярдәмендә, Үзенең данлы тәненә охшашлы итәр. Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз.
Выбор основного перевода