Без Гайсәнең үлгәненә һәм үледән терелгәненә ышанабыз. Шуңа күрә, Гайсәгә иман итеп үлем йокысына киткәннәрне Аллаһы Аның белән кире кайтарачак.
Без сезгә хәзер әйтәчәк сүзләр – Раббы сүзләре. Без, исәннәр – Раббы килгәнче яшәячәк кешеләр – үлем йокысына киткәннәрдән алдарак булмабыз.
Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр.