Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ә инде киләчәк дѳньяда булырга һәм үледән терелергә лаеклы булганнар, анда ѳйләнмәсләр дә, кияүгә дә чыкмаслар. Алар инде үлә дә алмыйлар, чѳнки алар фәрештәләрдәй булачаклар һәм, үледән терелеп торганга күрә, алар Аллаһы балалары булалар. Гайсәнең тормышы да тәнебездә күренсен ѳчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йѳртәбез. Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен ѳчен, без, яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. Безнең Ватаныбыз исә күкләрдә. Коткаручыны, Раббыбыз Гайсә Мәсихне без шуннан ашкынып кѳтәбез. Ул безнең гаҗиз тәнебезне үзгәртер һәм, һәрнәрсәне Үзенә буйсындыра алучы кѳче ярдәмендә, Үзенең данлы тәненә охшашлы итәр.
Выбор основного перевода