Изге язмада болай дип язылган: «Синең ѳчен безне һәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар».
Ә миңа Аллаһы безне, рәсүлләрне, үлемгә хѳкем ителгән кешеләр кебек, иң артка куйган сыман тоела. Чѳнки Аллаһы безне дѳнья, фәрештәләр һәм кешеләр ѳчен тамаша итте.
Күп мәртәбәләр ерак җирләрдә сәяхәт иттем, хәтәр елгаларда сәяхәт кылдым, юлбасарлар һѳҗүменә дучар булдым, кабиләдәшләрдән һәм мәҗүсиләрдән куркыныч янады, шәһәрләрдә, чүлләрдә, диңгезләрдә хәвеф-хәтәрләргә очрадым, ялган имандашлар арасында куркынычта яшәдем.