Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: безнең сәләт Аллаһыдан килә.
Без исә, Аллаһы белән хезмәттәшләр буларак, ялварып сорыйбыз: сезгә бүләк ителгән Аллаһы мәрхәмәте юкка гына булмасын!
Чѳнки яһүдләр арасында рәсүллек итүдә Петергә кѳч бирүче Аллаһы яһүд булмаганнар арасында рәсүл булып эшләүдә миңа да кѳч бирде.