Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шушы сүзләрне әйткәч, рәсүлләрнең күз алдында Гайсә күккә күтәрелде һәм болыт Аны аларның алдыннан алып китте. Гайсәнең күтәрелүен күзәтеп, күккә текәлеп карап торганда, кинәт рәсүлләр янында актан киенгән ике ир заты пәйда булды. – Гәлиләя ирләре! Ник сез күккә текәлеп карап торасыз? Сезнең яныгыздан күккә ашкан бу Гайсә күз алдыгызда ничек күтәрелгән булса, яңадан шул ук рәвешле киләчәк, – диделәр алар. Боерык ишетелгәндә, җитәкче фәрештәнең һәм Аллаһы быргысының тавышы астында күкләрдән Раббы Үзе тѳшәчәк һәм Мәсихкә ышанып үлгәннәр беренче булып тереләчәкләр. Шуннан соң без, исәннәр – монда калганнар – һавада Раббыны каршы алу ѳчен, алар белән бергә болытларда һавага алыначакбыз һәм мәңгегә Раббы белән бергә булачакбыз. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр. Аларга җәза мәңгелек һәлакәт булыр, алар Раббы яныннан һәм Аның кодрәтле шѳһрәтеннән аерып алынырлар. Ул кѳнне Раббы Үзенең изгеләреннән дан, Үзенә иман китергәннәрнең барысыннан да мактау кабул итү ѳчен киләчәк. Сез дә алар арасында булырсыз, чѳнки без сѳйләгән хәбәргә ышандыгыз. (Үлгәннәрнең калганнары исә мең ел үтмичә терелмәделәр.) Бу – беренче терелү.
Выбор основного перевода