Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
1. Коринфянам
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
1
Имандашлар, үзем сѳйләгән Яхшы хәбәрне исегезгә тѳшереп китәм. Сез аны кабул иттегез һәм анда нык торасыз.
2
Мин игълан иткән Яхшы хәбәр сүзләрен тотсагыз, котыласыз. Югыйсә, юкка гына иман китергән булып чыгасыз.
3
Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде,
4
күмелде һәм, Изге язмада әйтелгәнчә, ѳченче кѳндә үледән терелтелде,
5
элек Кифаска, аннан соң унике рәсүлгә күренде.
6
Шуннан бер үк вакытта биш йѳздән артык имандашка күренде. Аларның күбесе әлегә кадәр исән-сау, ә кайберләре инде үлде.
7
Шуннан соң Ул Ягъкубка, шулай ук барлык рәсүлләргә күренде.
8
Ә инде һәммәсеннән соң, мин «җитлекми туган бала» сыман булуга карамастан, миңа да күренде.
9
Чѳнки мин – рәсүлләрнең иң әһәмиятсезе, һәм рәсүл дип аталырга лаеклы да түгелмен, чѳнки Аллаһы бердәмлеген эзәрлекләдем.
10
Әмма хәзер мин кем булсам, Аллаһы мәрхәмәте белән булдым. Ул күрсәткән мәрхәмәт бушка китмәде: мин башкаларга караганда тырышыбрак хезмәт иттем. Хәер, мин түгел, бәлки минем белән булган Аллаһы мәрхәмәте хезмәт итте.
11
Шулай итеп, минме, алармы, без шуны игълан итәбез, һәм сез шуңа иман иттегез.
12
Мәсих үледән терелтелгән дип игълан ителгәч, ничек сезнең кайберләрегез, үлгәч терелү юк, дип сѳйли ала соң?
13
Үледән терелү юк икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән булып чыга.
14
Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, безнең хәбәребез дә, сезнең иманыгыз да буш була.
15
Моннан тыш без Аллаһы хакында да ялган шаһитләр булыр идек, чѳнки, Ул Мәсихне үледән терелтеп торгызды, дип шаһитлек иттек. Хәлбуки, үлеләрнең терелүе булмагач, Аллаһы Мәсихне дә терелтеп торгызмаган булып чыга.
16
Чѳнки, үлеләр терелтелми икән, Мәсих тә үледән терелтелмәгән була.
17
Әгәр Мәсих терелеп тормаган икән, иманыгыз – буш, сез әле дә үз гѳнаһларыгыз белән бергә.
18
Бу инде – Мәсихкә иман итеп үлгәннәр дә һәлак булдылар дигән сүз.
19
Мәсихкә бу тормышта гына ѳмет багласак, без барлык кешеләргә караганда да кызганычрак.
20
Әмма ләкин чыннан да Мәсих үлеләр арасыннан беренче булып терелеп торды.
21
Чѳнки, үлем кеше аша килгән кебек, үледән терелеп тору да бер Кеше аша килде.
22
Адәм аркасында һәммәсе үлгән кебек, Мәсих бәрабәренә һәммәсе яңадан тереләчәк.
23
Һәркем үз чиратында: беренче булып Мәсих, соңыннан, Ул килгәндә, Аныкылар тереләчәк.
24
Шуннан соң ахыры килер, Ул, һәртѳрле җитәкчелекне, хакимиятне, кодрәтне юкка чыгарып, Патшалыкны Ата-Аллаһыга тапшырачак.
25
Чѳнки барлык дошманнарын Үз аягы астына салганга кадәр Мәсих патшалык итәргә тиеш.
26
Һәм соңгы дошман – үлем юкка чыгарылачак.
27
Чѳнки Изге язмада әйтелгәнчә, «Аллаһы һәрнәрсәне Аның аягы астына салып буйсындырды». Һәрнәрсә Мәсихкә буйсындырылды диелгән икән, аңлашыла ки, һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручы Аллаһыдан башка буйсындырылды.
28
Ә инде һәрнәрсәне Мәсихкә буйсындыргач, Угыл Үзе дә һәрнәрсәне Аңа Буйсындыручыга буйсыначак, шулай итеп, Аллаһы һәммә нәрсәдә бар нәрсә булачак.
29
Югыйсә, ник үлеләр ѳчен суга чумдырылу йоласын үтиләр? Үлеләр бѳтенләй терелеп тормагач, ник үлеләр ѳчен моны эшлиләр?
30
Ни ѳчен без үзебез һәрвакыт куркыныч астында торабыз?
31
Мин һәр кѳн үлем белән йѳзгә-йѳз очрашам. Имандашлар, бу турыда сезнең ѳчен кичергән горурлыгым белән Раббыбыз Мәсих Гайсә алдында ант итәм.
32
Гади кешеләр кебек уйлаганда, үлеләр терелтелмәсә, Эфестә ерткычлар белән кѳрәшүемнән миңа ни файда? Үлеләр терелтелмәсә, «ашыйк, эчик, чѳнки иртәгә үләчәкбез!»
33
Алданмагыз: «азгын кешеләр белән аралашу яхшы әхлакны боза».
34
Кирәгенчә айныгыз һәм гѳнаһ кылмагыз. Чѳнки сезгә оят булсын ѳчен әйтәм: кайберләрегез Аллаһыны белми.
35
Кем дә булса: «Үлеләр ничек терелеп торачаклар? Һәм аларның тәне нинди булыр?» – дип сорый ала.
36
Әй акылсыз! Син чәчкән нәрсә, башта үлмәсә, терелмәячәк.
37
Син, чәчкәндә, булачак үсемлекнең үзен түгел, бәлки бер орлыкны – бодай яки нинди дә булса башка орлыкны чәчәсең.
38
Әмма Аллаһы аңа ничек теләсә, шундый тән бирә, һәр орлыкка үз тәнен бирә.
39
Һәр тән бертѳрле түгел. Кешеләрнең тәне башка, хайваннарныкы башка, балыкларның, кошларның да тәне башка.
40
Күктәге җисемнәр дә, җирдәге җисемнәр дә бар, әмма күктәге җисемнәрнең гүзәллеге җирдәге җисемнәрнекеннән аерыла.
41
Кояшның да, айның да, йолдызларның да җемелдәүләре башка. Йолдызлар да үзара җемелдәүләре ягыннан бер-берсеннән аерыла.
42
Үлеләр терелеп торганда да шулай булачак. Тән чери торган булып күмелә, ә мәңге үлми торган булып терелтелә.
43
Кимсетелеп күмелә, данланып терелеп тора. Зәгыйфь килеш күмелә, кѳчле булып терелеп тора.
44
Канлы тән күмелә, рухи тән терелеп тора. Канлы тән бар икән, рухи тән дә бар.
45
Изге язмада болай дип язылган: «Беренче кеше – Адәм – тере җан иясе булды»; ә соңгы Адәм – тормыш бирүче Рух.
46
Әмма беренче булып рухи түгел, бәлки канлы тәннән торган килде, аннан соң гына рухи килде.
47
Беренче кеше туфрак белән яратылды, ул – җирдән. Икенче Кеше – күктән.
48
Җирнекеләр туфрак белән яратылган кеше кебек, күкнекеләр күктән булган Кеше кебек.
49
Без хәзер туфрак белән яратылган кешенең кыяфәтен йѳрткән кебек, киләчәктә күктән булган Кешенең кыяфәтен йѳртәчәкбез.
50
Имандашлар, шуны да әйтим: тән һәм каннан торганнар Аллаһы Патшалыгына ия була алмас, һәм фани да мәңгелеккә ия була алмас.
51
Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.
52
Серне әйтәм сезгә: без барыбыз да үлмәячәкбез, әмма быргының соңгы тавышы яңгыраганда кинәт, күз ачып йомганчы, һәммәбез үзгәртеләчәкбез. Чѳнки быргы кычкырганда үлеләр мәңге үлми торган булып терелеп торачаклар, һәм без үзгәртеләчәкбез.
53
Димәк, фани булган – мәңгелек булганга, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәрергә тиеш.
54
Фани булган мәңгелек булганга үзгәргәч, һәм үләчәк нәрсә үлемсез нәрсәгә үзгәргәч: «Үлем җиңү белән йотылачак»;
55
«Үлем! Синең җиңүең кайда? Үлем! Синең угың кайда?» – дип, Изге язмада язылган сүзләр тормышка ашар.
56
Үлемнең угы исә – гѳнаһ; ә инде гѳнаһның кѳче – канун.
57
Раббыбыз Гайсә Мәсих аша безгә җиңү биргән Аллаһыга рәхмәт яусын!
58
Сѳекле имандашларым, менә шуның ѳчен нык торыгыз һәм какшамас булыгыз. Күрсәткән хезмәтегезнең Раббы алдында бушка булмаячагын белеп, һәрвакыт Аның эшен бар кѳчегезне куеп башкарыгыз.
← Предыдущая
1. Коринфянам
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО