– Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә.
Алар каннан да, тән нәфесеннән дә, ир нәфесеннән дә түгел, бәлки Аллаһыдан тудылар.
– Сиңа хак сүз әйтәм: беркем дә, яңадан тумаса, Аллаһы Патшалыгын күрә алмас, – диде аңа Гайсә.
Гайсә җавабында аңа әйтте:– Сиңа хак сүз әйтәм: әгәр кеше судан һәм Рухтан тумаса, ул Аллаһы Патшалыгына керә алмас.
Тәннән туган – тән, Рухтан туган – рух була.
Ризык – карын ѳчен, карын – ризык ѳчен, әмма Аллаһы анысын да, монысын да юк итәчәк. Тән исә фәхешлек ѳчен түгел, бәлки Раббы ѳчен, һәм Раббы тән ѳчен була.