Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Рух Ул – тормыш бирүче, кешенең кѳче һичнинди файда китерми; Мин сезгә сѳйләгән сүзләр – рух һәм тормыш. Әмма ләкин Адәмнән алып Муса пәйгамбәргә кадәр, барысы ѳстеннән, Адәмнең гѳнаһы кебек гѳнаһ кылмаганнар ѳстеннән дә, үлем хакимлек иткән. Адәм исә, кайсыдыр ягы белән, киләчәк Зат кебек булган. Чѳнки бер кешенең гѳнаһы аркасында шул кеше аркылы үлем хакимлек итә икән, Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм Аның алдында хак булу бүләген кабул иткәннәр исә бер Зат – Гайсә Мәсих аркылы тормышта бигрәк тә хакимлек итәчәк. Ул безне яңа килешү хезмәтчеләре булырга сәләтле итте. Яңа килешү, язылган канунга түгел, Рухка нигезләнгән, чѳнки язылган канун үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә. Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә – азатлык.
Выбор основного перевода