Шунда Гайсә аларга әйтте:– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар!
Мәсих Үзенең шѳһрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени?
Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде.