Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Изге язмада болай дип язылган: «Синең ѳчен безне һәрвакыт үтерерләр, Безне суеласы сарыкларга саныйлар». Әмма без боларның һәммәсен дә безне Яратучы ярдәмендә тулысынча җиңеп чыгабыз. Имандашлар, Асия ѳлкәсендә кичергән михнәтләребез турында белми калуыгызны теләмибез, без чиктән тыш һәм кѳч җитмәслек каты итеп изелдек, хәтта исән калуыбызга да ѳметебезне югалткан идек. Гайсәнең тормышы да тәнебездә күренсен ѳчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йѳртәбез. Раббы Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутене сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде. Раббыбыз Гайсә килгәндә, сез – Аның алдында безнең ѳчен ѳмет, шатлык һәм мактау таҗы бит.
Выбор основного перевода