Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Алар Гәлиләядә бергә җыелгач, Гайсә аларга әйтте:– Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә Гайсә аларга шәһәрдәге бер кешегә барып, аңа: «Безнең Остазыбыз: „Минем билгеләгән сәгатем якынлашты. Үземнең шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын синдә ашармын"», – дип әйтергә кушты. чѳнки Үзенең шәкертләрен ѳйрәтә иде. Ул аларга әйтте:– Адәм Улын кешеләр кулына тотып бирерләр һәм алар Аны үтерәчәкләр, әмма Ул ѳч кѳннән соң терелеп торачак. – Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк. Алар Аны үлемгә хѳкем итеп, Аны мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. – Бу сүзләрне хәтерегезгә салыгыз: Адәм Улы кешеләр кулына тотып бирелергә тиеш, – диде. «Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә. Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. Күңелем Минем хәзер борчулы. Нәрсә әйтим? «Атам! Мине бу сәгатьтән коткар!» – дипме? Ләкин бу сәгатькә Мин нәкъ шуның ѳчен килдем дә. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла.
Выбор основного перевода