Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Чѳнки Адәм Улы Атасының балкып торган шѳһрәте һәм Үзенең фәрештәләре белән килер һәм һәркемгә аның гамәленә карап бирер. Сезгә хак сүз әйтәм: монда басып торучыларның кайберләре Адәм Улының Патша булып килүен күргәнче үлемне татымаячаклар. Шуннан соң күктә Адәм Улының билгесе күренер һәм, Аның күк болытлары ѳстендә кодрәт һәм балкып торган бѳек дан белән килүен күреп, җирнең бѳтен халыклары кычкырып, бик нык кайгырырлар. Изге Рух белән тулы булган Эстефән исә, күккә карап, Аллаһының шѳһрәтен һәм Аллаһының уң ягында торган Гайсәне күрде. – Мин ачылган күкләрне һәм Аллаһының уң ягында басып торучы Адәм Улын күрәм, – диде ул. Менә, Ул болытлар ѳстендә килә, Һәм Аны һәркем күрер. Аны чәнчегән кешеләр дә Аны күрәчәкләр. Җирдәге барлык халыклар Аның ѳчен үкереп елаячаклар. Әйе, амин.
Выбор основного перевода