Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Ул кешеләргә чирәмгә утырырга кушып, биш икмәкне һәм ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкләрне сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә алар исә халыкка ѳләштеләр. җиде икмәкне һәм балыкларны алып, шѳкрана кылды. Аларны сындыргалап, шәкертләренә бирде, ә шәкертләре халыкка ѳләште. Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде. Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. Шуннан соң Гайсә биш икмәкне һәм ике балыкны кулларына алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, ризыкларны сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен, шәкертләренә бирде. Без рәхмәт белдергән шѳкрана касәсе Мәсих канына катнашу түгелме? Без сындырып алган икмәк Мәсих тәненә катнашу түгелме? Чѳнки сезгә биргән күрсәтмәләрне мин Раббының Үзеннән алдым. Раббы Гайсә хыянәткә дучар тѳнне кулына икмәк алды һәм, шѳкрана иткәннән соң, икмәкне сындырып болай диде: «Бу – сезнең ѳчен бирелгән тәнем; Мине искә алу ѳчен шулай эшләгез». Шул рәвешчә, кичке аштан соң кулына касә алып әйтте: «Менә бу касә – Минем каным белән расланган яңа килешү. Моны эчкән саен, Мине искә алу ѳчен эчегез».
Выбор основного перевода