Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Кем дә булса берәр нәрсә әйтсә, аңа: «Алар Хуҗага кирәк», – дип әйтегез. Һәм ул ишәкләрне шунда ук җибәрер, – диде. Күкләргә алыныр вакыты якынлашкач, Гайсә Иерусалимга барырга булды һәм юлга чыкты. Гайсә аларга әйтте:– Минем вакыт әле килеп җитмәде, ә сезнең ѳчен һәркайчан вакыт. Сез бәйрәмгә барыгыз, ә Мин бармыйм, чѳнки Минем вакыт әле җитмәде. Гайсә бу сүзләрне Аллаһы Йортында ѳйрәткәндә сәдака сандыгы янында әйтте. Берсе дә Аңа кул тидермәде, чѳнки Аның вакыты әле килеп җитмәгән иде. Гайсә аларга җавабында:– Адәм Улының данлану вакыты җитте, – диде. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Менә вакыт җитә һәм җитте дә инде: сез таралып, һәрберегез үз ѳйләренә китәчәк. Сез Мине ялгыз калдырачаксыз. Ләкин Мин ялгыз түгел, чѳнки Ата Минем белән. Гайсә бу сүзләрдән соң күккә күтәрелеп карап:– Атам! Вакыт җитте, – диде. – Улың Сине данласын ѳчен Улыңны данла.
Выбор основного перевода