Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килде.– Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән булдың, – диде ул. Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп:– Мин синең нәрсә хакында сѳйләвеңне белмим, – диде. Ул капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга:– Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте. Петер тагын, ант итеп, ваз кичте:– Мин ул Кешене белмим! Бераздан анда торучы кешеләр аның янына килделәр.– Син чыннан да аларның берсе бит. Чѳнки ничек сѳйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар. Петер ялганламавын тагын ант итеп әйтте:– Мин ул Кешене белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каһәр суксын!Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды. Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләре Петернең исенә тѳште. Һәм ул, урам якка чыгып, бик каты елады. Бу вакыт Петер аста, ишегалдында иде. Иң баш руханиның хезмәтче кызларыннан берсе килеп, учак янында җылынып утырган Петерне күреп алды һәм аңа текәлеп карап:– Син дә бит бу насаралы Гайсә белән бергә булдың, – диде. Әмма Петер ваз кичеп әйтте:– Мин бернәрсә дә белмим, синең нәрсә хакында сѳйләгәнеңне аңламыйм!Һәм тышка, алгы ишегалдына чыгып китте. [Шул вакытта әтәч кычкырды.] Хезмәтче кыз исә, аны анда күреп алды һәм ишегалдында булган кешеләргә икенче тапкыр әйтте:– Бу кеше – аларның берсе. Петер тагын ваз кичте. Бераздан ишегалдында торучылар әйттеләр:– Ә син чыннан да аларның берсе. Син дә бит Гәлиләядән. Ул:– Мин Аны, сез әйткән Кешене, белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каһәр суксын! – дип ант итә башлады. Нәкъ шул вакыт әтәч икенче тапкыр кычкырды. Петер исә Гайсәнең: «Әтәч ике тапкыр кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләрен исенә тѳшереп, елый башлады. Ә бер хезмәтче хатын, аның учак янында утырганын күреп, аңа текәлеп карады:– Менә бу да Аның белән иде, – диде. Әмма ул хатынга:– Мин Аны белмим, – дип, Аннан ваз кичте. Бераздан икенче берәү аны күреп:– Син дә аларның берсе, – диде.Ләкин Петер ул кешегә:– Юк! – диде. Бер сәгатьләп вакыт үткәч, тагын аларның берсе:– Чынлап та, бу да Аның белән бергә иде, ул да Гәлиләя кешесе бит, – дип, катгый рәвештә раслады. Әмма Петер ул кешегә:– Мин синең нәрсә сѳйләвеңне белмим, – диде.Ул нәкъ менә шушы сүзләрне әйткән вакытта әтәч кычкырды. Бу вакытта Раббы борылып Петергә карады; һәм Раббының аңа: «Бүген әтәч кычкырганчы син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дигән сүзләре исенә тѳште. Ул, урам якка чыгып, бик каты елады. Гайсә аңа:– Син Минем ѳчен җаныңны да бирергә әзерме? Сиңа хак сүз әйтәм: әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең, – диде. Җылынып торганда Шимун Петердән:– Син дә Аның шәкертләренең берсе түгелме? – дип сорадылар.Ул:– Юк, – дип ваз кичте. Иң баш рухани хезмәтчеләренең берсе, Петер колагын чабып ѳзгән кешенең туганы, аңа:– Мин сине Аның белән бергә бакчада күрдем түгелме соң? – диде. Петер тагын ваз кичте. Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
Выбор основного перевода