Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Аннан киткәч, Гайсә башка ике бертуганны – Зебедәй улы Ягъкубны һәм аның туганы Яхъяны күреп алды. Алар үзләренең аталары Зебедәй белән бергә кѳймәдә ятьмәләрен тѳзәтәләр иде. Ул Үзенә иярергә ѳндәде. Гайсә, алты кѳннән соң, Петерне, Ягъкубны һәм аның энесе Яхъяны Үзе белән алып, биек тауга менде. Алар анда үзләре генә иделәр. Гайсә Петердән, Ягъкубтан, Ягъкубның энесе Яхъядан башка һичкемгә Үзе белән барырга рѳхсәт итмәде. Ул Үзе белән Петерне, Ягъкубны, Яхъяны алды. Гайсәне авыр кичереш һәм тойгылар биләп алды. Яһирнең ѳенә килеп җиткәч, Петердән, Яхъядан, Ягъкубтан һәм кызның әти-әнисеннән башка берәүгә дә керергә рѳхсәт итмәде. Шушы сүзләрне сѳйләгәннән соң сигез кѳн чамасы үткәч, Петерне, Яхъяны һәм Ягъкубны Үзе белән алып, Гайсә дога кылырга дип тауга менде.
Выбор основного перевода