Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Чыннан да, башта Ильяс килеп, барын да үз урынына урнаштырачак, – дип җавап бирде Гайсә. – Ә ни ѳчен соң Изге язмада Адәм Улына күп газаплар чигеп кимсетелергә туры киләчәк дип язылган? Шунда Гайсә аларга әйтте:– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! Мәсих Үзенең шѳһрәтенә ирешер алдыннан шулай газап чигәргә тиеш түгел идемени? Ул Муса язмаларыннан башлап, барлык пәйгамбәрләрнең язмаларына кадәр бѳтен Изге язмадагы Үзе хакында әйтелгән урыннарны аңлатып бирде. Аннан соң Гайсә аларга әйтте:– Мин сезнең белән бергә чакта, нәкъ менә боларны сѳйләдем: Муса канунында, пәйгамбәрләрнең китапларында һәм Зәбурда Минем хакта язылганнарның барысы да тормышка ашырылырга тиеш. Аннары Ул аларга Изге язманы аңларга ярдәм итте. Һәм аларга:– Изге язмада болай дип язылган: Мәсих газап чигәргә, ѳченче кѳндә үледән терелеп торырга, Шуннан соң Гайсә, һәрнәрсәнең чынга ашканын белеп, һәм Изге язмада язылганнар тормышка ашсын дип:– Сусадым, – диде.
Выбор основного перевода