Ул һәр кѳн Аллаһы Йортында ѳйрәтте. Баш руханилар, канунчылар һәм халык аксакаллары исә Аны һәлак итү әмәлен эзләделәр.
Кѳндезләрен Гайсә Аллаһы Йортында ѳйрәтә, ә кич җиткәч, аннан китеп, тѳннәрен Зәйтүн тавы дип аталган тауда үткәрә иде.
Гайсә аңа:– Мин дѳньяга ачык сѳйләдем. Һәрвакыт яһүдләр җыела торган гыйбадәтханәдә һәм Аллаһы Йортында ѳйрәттем һәм яшеренеп һичнәрсә сѳйләмәдем.