Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әмма Миңа хыянәт итүче Минем белән бер ѳстәл артында утыра. Шунда Гайсә аларга әйтте:– Әй сез, аңсызлар, пәйгамбәрләрнең әйткән барлык сүзләренә акрын инанучылар! Мин барыгыз турында да әйтмим. Кемнәрне сайлап алганымны беләм, ләкин Изге язмада: «Минем белән бергә икмәк ашаучы Миңа каршы үкчәсен күтәрде», – дип язылган сүзләр тормышка ашырга тиеш. Гайсә, җавап биреп:– Мин бер сынык икмәкне кемгә манып бирсәм, ул – шул, – диде һәм, бер сынык икмәкне манып, Шимун Искариот улы Яһүдкә бирде. Паул, гадәттәгечә, гыйбадәтханәгә барды һәм ѳч шимбә рәттән яһүдләр белән Изге язмаларда язылганнар турында әңгәмә корды. Аларга Мәсихнең газап чигәргә һәм үледән терелергә тиеш булганлыгын аңлатты һәм исбат итте. – Мин сезгә Гайсә хакында вәгазь итәм һәм шушы Гайсә – Мәсих, – диде Паул. Чѳнки һәрнәрсәдән элек мин үзем кабул иткәнне сезгә тапшырдым, ә иң мѳһиме: Мәсих, Изге язмада язылганча, безнең гѳнаһларыбыз ѳчен үлде,
Выбор основного перевода