Шуннан соң яһүдләр, Аны үтерергә теләп, тагын кулларына ташлар алдылар.
Гайсә исә аларга:– Мин сезгә Атам исеменнән күп яхшы эшләр күрсәттем, шуларның кайсысы ѳчен Мине ташлар атып үтерергә телисез? – дип әйтте.
Яһүдләр Аңа:– Без Сине яхшы эшләрең ѳчен түгел, бәлки, Аллаһыны хѳрмәт итмичә, Аңа каршы кѳфер сүз сѳйләвең, Үзең кеше була торып, Үзеңне Аллаһы дип әйтүең ѳчен үтерергә телибез, – дип җавап бирделәр.
Гайсә аларга:– Аллаһының: «„Сез – илаһлар", – дидем Мин», – дип әйткән сүзләре сезнең кануныгызда язылган түгелме?
Аллаһы Үзенең сүзе бирелгән кешеләрне илаһлар дип атады, ә Изге язма юкка чыгарыла алмый.
Ничек соң сез Миңа, Ата изге эшкә аерып дѳньяга җибәргән Затка, Мин: «Мин – Аллаһы Улы», – дип әйткәндә: «Кѳфер сѳйлисең», – дисез?
Рәсүлләр, бу хакта ишеткәч, ѳсләрендәге киемнәрен ертып тѳшереп, халык арасына йѳгереп керделәр һәм бар тавышларына: