Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Без Иерусалимга барабыз. Адәм Улы баш руханилар һәм канунчылар кулына тотып биреләчәк, Аны үлемгә хѳкем итәчәкләр һәм, мыскыллау, камчылату һәм хачка кадаклату ѳчен, мәҗүсиләр кулына тапшырачаклар. Әмма ѳченче кѳндә Ул үледән терелтеп торгызылачак. Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне исә камчылаткач хачка кадаклатырга тапшырды. Пилат, халыкка ярарга тырышып, Барабны азат итте, Гайсәне, камчылаткач, хачка кадаклатырга тапшырды. «Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тотып бирелергә, хачка кадакланырга һәм ѳченче кѳндә терелеп торырга тиеш», – дигән иде Ул сезгә. Безнең баш руханилар һәм башлыклар Аны үлемгә хѳкем итү ѳчен тотып бирделәр һәм хачка кадакладылар. Коткарылу бәйрәме алдыннан Гайсә, Үзенең бу дѳньядан Ата хозурына китү сәгате җиткәнен белеп, дѳньяда булган үзенекеләрен ничек яраткан булса, аларны соңгы чиккә кадәр шулай яратуын эш белән күрсәтте. Ниһаять, кадакларга дип, Пилат Аны аларга тапшырды. Алар Гайсәне алып киттеләр.
Выбор основного перевода