Фарисейләрнең берсе Гайсәне ашка чакырды. Гайсә, фарисейнең ѳенә кереп, табын янына утырды.
Шул шәһәрдә яшәүче гѳнаһлы бер хатын, Гайсәнең фарисей ѳендә ашап утыруын белеп, алебастр савытка салынган хуш исле май алып, шул йортка килде.
Ул Гайсәнең артында елап басып торды, күз яшьләре Аның аякларын чылатты. Гайсәнең аякларына тамган күз яшьләрен үзенең чәчләре белән сѳртеп, Аның аякларын үбә-үбә, хуш исле май белән майлады.