Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
– Син – Мәсих, тере Аллаһының Улы, – дип җавап бирде Шимун Петер. – Яхъя улы Шимун, син бәхетле, чѳнки моны сиңа кеше түгел, ә Минем Күктәге Атам ачып бирде, – диде Гайсә. – Сез Мәсих хакында нәрсә уйлыйсыз? Чыгышы буенча, Ул – кем Улы?– Давыт Улы, – дип җавап бирделәр алар. Баш руханилар һәм аксакаллар Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде. Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде. Һируд Аңа күп сораулар бирде; ләкин Гайсә аңа бер генә җавап та кайтармады. Шунда Пилат яңадан сараена керде һәм, Гайсәне чакыртып, Аннан:– Син яһүдләр Патшасымы? – дип сорады. һәм, янә сарайга кереп, Гайсәдән:– Син кайдан? – дип сорады.Әмма Гайсә аңа җавап бирмәде.
Выбор основного перевода