Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Фарисейләр исә, гыйбадәтханәдән китеп, Гайсәне ничек һәлак итү хакында бергәләшеп киңәш кордылар. Син Үзеңнең хезмәтчең һәм безнең атабыз Давыт аркылы Изге Рух аша әйттең: «Ни ѳчен милләтләр котырына, Халыклар ният итә юкка гына? Җирдәге патшалар каршы чыктылар, Башлыклар бергә җыелып, Раббыга һәм Аның Мәсихенә каршы кузгалдылар». Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар. Чынлап та, Һируд һәм Понти Пилат, мәҗүсиләр һәм Исраил халкы белән бергә, Син май сѳрткән Изге Хезмәтчең Гайсәгә каршы, Синең кодрәтең һәм ихтыярың белән булачагы алдан билгеләнгән эшләрне гамәлгә кую ѳчен бу шәһәргә җыелдылар.
Выбор основного перевода