Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Шунда баш руханилар һәм фарисейләр киңәшмә җыйдылар.– Безгә нәрсә эшләргә? – диделәр алар. – Бу Кеше күп галәмәтләр күрсәтә. Аны шул кѳе калдырсак, һәммәсе Аңа иман китерәчәк, һәм римлылар килеп, җиребезне дә, халкыбызны да басып алачак. Аларның берсе – ул елны иң баш рухани булган Кәяфәс аларга:– Сез бернәрсә дә белмисез! Бѳтен халык һәлак булуга караганда, халык ѳчен бер кешенең үлүе – сезнең ѳчен хәерлерәк. Сез шуны аңламыйсызмы? – диде. Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде. Ул моны үзеннән сѳйләмәде, бәлки, ул елның иң баш рухание буларак, Гайсәнең яһүд халкы ѳчен, бу халык ѳчен генә дә түгел, бәлки, таралып яшәгән Аллаһы балаларын бергә җыю ѳчен дә үләчәген алдан әйтеп бирде. Шул кѳннән соң алар Аны үтерергә ниятләделәр.
Выбор основного перевода