Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә әйтте:
– Ике кѳннән Коткарылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул кѳннәрдә Адәм Улын хачка кадакларга тапшырачаклар.
Шул вакытта баш руханилар һәм Исраил халкының аксакаллары Кәяфәс исемле иң баш руханиның сараенда җыелдылар
һәм Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.
– Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар.