Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Матфея
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
1
Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә әйтте:
2
– Ике кѳннән Коткарылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул кѳннәрдә Адәм Улын хачка кадакларга тапшырачаклар.
3
Шул вакытта баш руханилар һәм Исраил халкының аксакаллары Кәяфәс исемле иң баш руханиның сараенда җыелдылар
4
һәм Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.
5
– Ләкин, халык арасында фетнә килеп чыкмасын ѳчен, бәйрәм вакытында булмасын, – диделәр алар.
6
Гайсә Бәйтәниядә махаулы Шимунның ѳендә иде.
7
Ул анда ашаган вакытта, Аның янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр савыт тотып бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды.
8
Ә моны күргән шәкертләре ачуланып:– Хуш исле майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. –
9
Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә ѳләшергә була иде бит!
Параллельные места
Отсутствуют
10
Әмма шәкертләренең канәгатьсезлеген белгән Гайсә:– Ник сез бу хатынга сүз әйтәсез? Минем ѳчен ул яхшы эш эшләде.
11
Фәкыйрьләр сезнең белән һәрвакыт булалар, ә Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам.
12
Ул хатын Минем тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде.
13
Сезгә хак сүз әйтәм: бу Яхшы хәбәр дѳньяның кайсы гына почмагында таратылмасын, бу хатынны искә алып, аның нәрсә эшләгәне хакында сѳйләячәкләр, – диде.
14
Шуннан соң, унике шәкертнең берсе, Яһүд Искариот исемлесе, баш руханилар янына барып:
15
– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде.Алар аңа утыз кѳмеш тәңкә санап бирделәр.
16
Шушы вакыттан алып, ул Гайсәне аларның кулларына тапшыру ѳчен уңай вакыт эзли башлады.
17
Тѳче күмәч бәйрәменең беренче кѳнендә үк шәкертләре Гайсә янына килеп:– Коткарылу бәйрәме ашын Синең ѳчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар.
18
Гайсә аларга шәһәрдәге бер кешегә барып, аңа: «Безнең Остазыбыз: „Минем билгеләгән сәгатем якынлашты. Үземнең шәкертләрем белән Коткарылу бәйрәме ашын синдә ашармын"», – дип әйтергә кушты.
19
Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Коткарылу бәйрәме ашын әзерләделәр.
20
Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә ѳстәл артына утырды.
21
Алар ашап утырган чакта Гайсә:– Мин сезгә хак сүз әйтәм: сезнең берегез Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22
Алар, хафага тѳшеп, берсе артыннан берсе:– Раббым, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
23
Ә Ул аларга әйтте:– Минем белән бергә бер савытта икмәк манучы кеше Миңа хыянәт итәчәк.
24
Изге язмада язылганча, Адәм Улы китә. Әмма Адәм Улына хыянәт итүче кешегә кайгы! Ул кеше бѳтенләй дә тумаган булса, Аның ѳчен яхшырак булыр иде!
25
Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүд Аннан:– Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады.– Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
26
Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
27
Һәм, касәне алып, шѳкрана итте һәм аны аларга бирде.
28
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. Бу – гѳнаһлар кичерелсен ѳчен, күпләр ѳчен түгелә торган Минем каным. Ул – Аллаһы килешүен раслый торган кан.
29
Мин сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәчәк кѳн җитми торып, Мин йѳзем җимеше шәрабын эчмәячәкмен, – диде Гайсә.
30
Мәдхия җырлаганнан соң алар Зәйтүн тавына киттеләр.
31
Шунда Гайсә аларга:– Изге язмада:«Кѳтүчене һәлак итәрменһәм сарыклар таралышырлар», –дип язылганча, сез барыгыз да бу тѳндә Минем аркада ышанычыгызны югалтачаксыз.
32
Әмма, Мине терелтеп торгызылганнан соң, Мин Гәлиләягә сездән алда барырмын, – дип әйтте.
33
Петер исә:– Синең аркада барысы да ышанычларын югалтсалар да, мин һичкайчан югалтмам! – дип каршы тѳште.
34
Ләкин Гайсә аңа әйтте:– Сиңа хак сүз әйтәм: бу тѳнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең.
35
– Синең белән үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диделәр.
36
Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга китте. Килеп җиткәч, Ул шәкертләренә әйтте:– Мин анда барып дога кылыйм. Сез монда утырып торыгыз.
37
Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике улын алды. Гайсәне авыр кичерешләр һәм җан сыкрануы били башлады.
38
Ул аларга:– Минем җаным чиктән тыш газап кичерә, монда кѳтегез һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.
39
Ул читкәрәк китте һәм җиргә йѳзтүбән капланып дога кылды:– Атам! Әгәр мѳмкин булса, Мине бу газаплар касәсеннән арындырчы! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, ә Син теләгәнчә булсын.
40
Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, алар йоклый иде.– Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә йокламыйча түзә алмадыгыз? – диде Ул Петергә. –
41
Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас ѳчен, дога кылыгыз. Рух кѳчле, ә тән хәлсез!
42
Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды:– Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мѳмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
43
Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: аларның күзләрен йокы баскан иде.
44
Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм ѳченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды.
45
Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга:– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Улы гѳнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте.
46
Торыгыз, киттек! Карагыз, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
47
Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертенең берсе – Яһүд килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар һәм аксакаллар җибәргән күпсанлы халык тѳркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр.
48
Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип алар белән алдан ук сүз куешкан иде.
49
Яһүд шунда ук Гайсә янына килде.– Исәнме, Остаз! – диде ул һәм Гайсәне үбеп алды.
50
Әмма Гайсә аңа әйтте:– Син нәрсә ѳчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым!Шуннан соң Яһүд белән булган кешеләр алга чыктылар һәм Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар.
51
Гайсә белән булганнарның берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды һәм, иң баш рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып ѳзде.
52
Шунда Гайсә аңа:– Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр!
53
Әллә Мин Атама мѳрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы? Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде!
54
Әмма Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.
55
Шуннан соң Гайсә халык тѳркеменә әйтте:– Юлбасар тотарга чыккан кебек, сез Мине тотарга кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Мин һәркѳнне Аллаһы Йортында утырып ѳйрәттем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз.
56
Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын ѳчен булды.Шуннан соң барлык шәкертләре Аны калдырып, качып киттеләр.
57
Гайсәне кулга алган кешеләр Аны иң баш рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канунчылар һәм аксакаллар җыелган иде инде.
58
Ә Петер исә, арттарак калып, иң баш руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, сакчылар белән бергә утырды.
59
Ә баш руханилар һәм бѳтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү ѳчен, Аңа каршы ялган шаһитлек табарга тырыштылар.
60
Әмма күп ялган шаһитләр килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлек күрсәтеп, ике кеше чыкты.
61
Алар:– Бу кеше: «Мин Аллаһы Йортын җимереп, ѳч кѳн эчендә яңадан тѳзи алам», – дип әйтте, – диделәр.
62
Иң баш рухани торып, Гайсәгә:– Боларның гаепләүләренә берничек тә җавап кайтармыйсыңмы? – дип әйтте.
63
Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң иң баш рухани Аңа:– Сине тере Аллаһы исеме белән әйтергә ѳндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Улымы? – диде.
64
Гайсә аңа:– Моны син үзең әйттең. Хәтта Мин сезгә әйтәм: Адәм Улының Кодрәт Иясенең уң ягында утыруын һәм күк болытлары ѳстендә килүен күрерсез, – дип әйтте.
65
Шунда иң баш рухани, ѳс киемнәрен ертып:– Кѳферләнү бу! Нигә безгә тагын шаһитләр кирәк? Хәзер генә үзегез кѳфер сүзләрне ишеттегез!
66
Сез нинди карар чыгарасыз? – диде.– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
67
Шуннан соң алар Гайсәнең битенә тѳкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм:
68
– Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр.
69
Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Аның янына хезмәтче кыз килде.– Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән булдың, – диде ул.
70
Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп:– Мин синең нәрсә хакында сѳйләвеңне белмим, – диде.
71
Ул капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга:– Менә бу кеше дә насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте.
72
Петер тагын, ант итеп, ваз кичте:– Мин ул Кешене белмим!
73
Бераздан анда торучы кешеләр аның янына килделәр.– Син чыннан да аларның берсе бит. Чѳнки ничек сѳйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар.
74
Петер ялганламавын тагын ант итеп әйтте:– Мин ул Кешене белмим! Әгәр сүзләрем дѳрес булмаса, мине каһәр суксын!Нәкъ шул вакыт әтәч кычкырды.
75
Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән ѳч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләре Петернең исенә тѳште. Һәм ул, урам якка чыгып, бик каты елады.
← Предыдущая
От Матфея
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО