Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә шулай сѳйләп торганда, Аның янына яһүд башлыкларының берсе килеп тез чүкте һәм Аңа әйтте:– Хәзер генә минем кызым үлде. Ә Син аның янына килеп, ѳстенә кулларыңны куйчы, һәм ул яшәячәк! Ярга чыккач, Гайсә зур халык тѳркемен күреп алды. Ул аларны кызганды һәм авыру булганнарын савыктырды. һәм ялварып сорады:– Минем кызым үлем хәлендә ята. Килеп, аның ѳстенә кулларыңны куйчы, ул савыгыр һәм яшәр иде! күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сѳртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар. Аның янына чукрак һәм начар сѳйләшә торган кешене китереп, аның ѳстенә кулларын куеп алуын үтенделәр. Гайсә сукырны җитәкләп авылдан чыгарды. Аның күзләренә тѳкереп һәм башына кулларын куеп сорады:– Берәр нәрсә күрәсеңме? Гайсә аның күзләренә тагын кулларын тидергәч, ул текәлеп карады һәм ачык итеп күрә башлады. – Ул ни дигән сүз: «әгәр эшли алсаң»? Ышанган кешегә һәммәсе дә мѳмкин. Кояш баеган вакытта тѳрле авырулардан газап чигүче якыннары булган бар кешеләр аларны Гайсә янына алып килделәр. Ул, авыру кешеләрнең һәрберсе ѳстенә кулларын куеп, аларны савыктырды. Гайсә аның ѳстенә кулларын куеп алды; хатын шундук тураеп басты һәм Аллаһыны данлый башлады. Иерусалим! Пәйгамбәрләрне үтерүче, үзеңә җибәрелгәннәрне ташлар атып үтерүче Иерусалим! Кош үзенең балаларын канаты астына җыйган кебек, Мин дә синең кешеләреңне ничә тапкыр шулай бергә җыярга теләдем, әмма сез теләмәдегез! Ул илаһи күренештә Һанани исемле берәүнең үзе янына килүен һәм, күзләре янә күрә башласын ѳчен, Һананиның аның ѳстенә кулларын куюын күрде, – диде аңа Раббы. Һәм Һанани, шул йортка килеп, Шаул ѳстенә кулларын куйды. – Шаул туган! Күзләрең күрә башласын ѳчен һәм сине Изге Рух белән сугарырга дип Раббы – сиңа юлда күренгән Гайсә – мине синең яныңа җибәрде, – диде Һанани. Поплиның атасы бизгәк һәм корсак авыруы белән җәфаланып ята иде. Паул, аның янына кереп, дога кылды һәм, аның ѳстенә кулларын куеп, аны савыктырды. Ѳлкәннәр сиңа кулларын куйганда, пәйгамбәр сүзе аша бирелгән рухи бүләкне игътибарсыз калдырма.
Выбор основного перевода