Алар ашаган чакта Гайсә, икмәк алып, шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алып ашагыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Аннары Гайсә күккә карап һәм тирән сулап әйтте:– Эффата! (Ягъни, «Ачыл!»)
Алар ашаган чакта, Гайсә, икмәк алып, Аллаһыга шѳкрана итте һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.– Алыгыз, бу – Минем тәнем, – диде Ул.
Ул, алар белән бергә ѳстәл артына ашарга утыргач, икмәк алып шѳкрана кылганнан соң, аны сындыргалап шәкертләргә бирде.
Шулчак аларның күзләре ачылып китте һәм шәкертләр Гайсәне танып алдылар; әмма Ул аларга күренмәс булды.
Мәгарә авызыннан ташны алып куйдылар. Гайсә исә, югарыга карап:– Атам! Мине ишеткәнең ѳчен Сиңа рәхмәт белдерәм.
Мине һәрвакыт ишетүеңне беләм, ләкин бу сүзләремне монда басып торучы кешеләр ѳчен, Мине Син җибәргәнгә ышансыннар ѳчен әйтәм, – диде.