Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Марка
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Марка
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
1
Гайсә шул урыннан китеп, шәкертләре белән бергә Үзе яшәгән шәһәргә кайтты.
2
Шимбә кѳнне Гайсә гыйбадәтханәдә ѳйрәтте. Аны тыңлаган һәммәсе:– Бу Аңа кайдан килгән икән? Нинди тирән акыл бирелгән? Аның куллары белән шундый кодрәтле эшләр эшләнә бит! – дип таң калдылар.
3
– Ул – балта остасы; Мәрьямнең улы, Ягъкубның, Йосыфның, Яһүднең һәм Шимунның абыйсы түгелме соң? Аның сеңелләре безнең арабызда түгелме соң? – диделәр.Алар Аны кире кактылар.
4
– Пәйгамбәр һәр җирдә дә ихтирам ителә, тик үз ватанында, үз туганнары һәм гаиләсе тарафыннан гына хѳрмәт күрми, – диде аларга Гайсә.
5
Шуңа күрә Ул анда бер генә дә кодрәтле эш күрсәтә алмады, фәкать ѳсләренә кулларын куеп, берничә авыру кешене савыктырды.
6
Аларның ышанмаулары Аны гаҗәпләндерде.Гайсә, авылдан-авылга күчеп, ѳйрәтеп йѳрде.
7
Ул Үзе янына унике шәкертен чакырып, аларга шакшы рухларны куып чыгарырга вәкаләт биреп, икешәрләп-икешәрләп кешеләр янына җибәрде.
8
Юлга үзләре белән юл таягыннан башка икмәк тә, биштәр дә, акча да алмаска,
9
аяк киемнәре кияргә кушты һәм:– Үзегез белән алмаш күлмәк алмагыз, – диде. –
10
Нинди йортка керсәгез, ул урыннардан киткәнче, шул йортта калыгыз, – диде Ул аларга.
11
– Әгәр берәр җирдә сезне кабул итмичә, тыңлап та тормасалар, ул чакта, ул урыннан киткәндә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларыгыздагы тузанны кагып тѳшерегез.
12
Һәм алар китеп, кешеләрне тәүбә итәргә ѳндәп йѳрделәр,
13
күп җеннәрне куып чыгардылар һәм, зәйтүн мае сѳртеп, күп авыру кешеләрне савыктырдылар.
14
Гайсәнең исеме киң танылгач, ул хакта Һируд патшага да ишетелде. Кайберәүләрнең сѳйләвенчә, Бу – үледән терелеп торган Чумдыручы Яхъя, шуңа күрә Аның кодрәтле эшләр күрсәтергә куәте бар,
15
башкалары сѳйләвенчә, Ул – Ильяс, бүтәннәре исә, борынгыда булган пәйгамбәр кебек бер пәйгамбәр Ул, дигәннәр.
16
Әмма Һируд, тыңлап торып, әйтте:– Ул – Чумдыручы Яхъя! Мин аның башын кистердем, әмма ул үледән терелеп торды!
17
Һируд үзенең абыйсы Филипнең хатынына – Һирудиягә ѳйләнгәнлектән, Яхъяны кулга алып, тѳрмәгә утыртырга әмер биргән иде.
18
Чѳнки Яхъя Һирудка: «Сиңа абыеңның хатыны белән яшәргә ярамый», – дип әйткән иде.
19
Шуның аркасында Һирудия аңа нәфрәт итеп, аны үтертергә теләгән, әмма берни эшли алмаган.
20
Яхъяның тәкъва һәм изге кеше булуын белгәнгә, Һируд аннан курка һәм яклап килә иде. Аның сүзләре патшаны борчыса да, ул аны рәхәтләнеп тыңлый иде.
21
Һируд үзенең туган кѳне уңае белән, зур дәрәҗәле түрәләрне, гаскәр башлыкларын һәм Гәлиләя ѳлкәннәрен аш мәҗлесенә чакыргач, Һирудиягә җай чыкты.
22
Анда Һирудиянең кызы да килгән иде. Аның биюе Һирудка һәм аның кунакларына бик ошады. Патша аңа:– Ни теләсәң, барын да миннән сора: барын да бирермен! – диде.
23
Һәм ул, ант итеп, әйтте:– Хәтта, патшалыгымның яртысын сорасаң да, сиңа бирермен!
24
Кыз, барып, анасыннан сорады:– Миңа нәрсә сорарга?– Яхъя пәйгамбәрнең башын сора, – диде тегесе.
25
Ул шунда ук патша янына барып:– Чумдыручы Яхъяның башын хәзер үк тәлинкәгә салып китерүеңне телим! – дип таләп итте.
26
Патша зур кайгыга тѳшсә дә, кунаклары алдында ант иткәч, аңа каршы килергә батырчылык итмәде.
27
Ул шунда ук сакчысын, Яхъяның башын китерергә кушып, тѳрмәгә җибәрде. Ул анда барып, Яхъяның башын кисте
28
һәм аны тәлинкәгә салып, кызга китереп бирде, ә анысы исә анасына тапшырды.
29
Яхъяның шәкертләре бу хакта ишетеп, аның гәүдәсен килеп алдылар һәм кабергә салдылар.
30
Рәсүлләр, Гайсә янына әйләнеп кайтып, эшләгән эшләре һәм ѳйрәтүләре хакында бәйнә-бәйнә сѳйләп бирделәр.
31
Ул аларга әйтте:– Ә хәзер, берәр аулак җиргә барып, ялгыз гына бераз ял итеп алыгыз.Чынлап та, кешеләр берсе артыннан берсе килгәнгә күрә, аларга ашап алырга да вакыт калмый иде.
32
Алар кѳймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр.
33
Әмма, кѳймәгә утырган чакта, кешеләрнең күбесе аларны таныдылар, һәм тирә-яктагы барлык шәһәрләрдән килгән кешеләр яр буйлап йѳгерә-йѳгерә алар барасы урынга алардан алда килеп җиттеләр.
34
Гайсә ярга чыккач, зур халык тѳркемен күрде һәм аларны кызганды, чѳнки алар кѳтүчеләре булмаган сарыклар кебек иде. Ул аларны күп нәрсәләргә ѳйрәтә башлады.
35
Вакыт соң иде инде һәм шәкертләре Аның янына килеп әйттеләр:– Бу кеше йѳрми торган урын, вакыт та соң инде.
36
Җибәр аларны, якын-тирәдәге авылларга барып, үзләренә ашарга сатып алсыннар.
37
– Сез аларны үзегез ашатыгыз, – диде Гайсә.– Әллә үзебезгә барып, алар ѳчен бер ике йѳз динарлык икмәк сатып алыргамы? – диделәр алар.
38
– Сездә күпме икмәк бар? Барып карагыз әле, – диде Ул. Алар карагач, җавап бирделәр:– Биш икмәк һәм ике балык.
39
Гайсә шәкертләренә, халыкны тѳркемнәргә бүлеп, яшел чирәмгә утыртырга кушты.
40
Алар, йѳзәр һәм иллешәр кешегә бүленеп, тезелешеп утырдылар.
Параллельные места
Отсутствуют
41
Гайсә биш икмәкне, ике балыкны алды да, күккә карап, шѳкрана кылды һәм, икмәкне сындыргалап, халыкка ѳләшер ѳчен шәкертләренә бирде. Ул ике балыкны да һәммәсенә бүлеп бирде.
42
Алар барысы да ашап туйдылар.
43
Шәкертләр ипидән һәм балыктан калган сыныкларны җыеп, унике кәрзингә тутырдылар.
44
Ашаучыларның саны биш мең ир кеше иде.
45
Аннары Гайсә шәкертләренә, Аның халыкны җибәрүен кѳтмичә, хәзер үк кѳймәгә утырып, каршы як ярдагы Бәйтсайдага Үзеннән алданрак китәргә кушты.
46
Халык белән саубуллашкач, Ул дога кылыр ѳчен тауга менде.
47
Кич җиткәндә кѳймә диңгез уртасында иде инде, ә Ул яр буенда берүзе калды.
48
Каршы искән җил белән кѳрәшүләрен, аларның ишүдән хәлдән тайганнарын күреп, иртәнге ѳч белән алты арасында Ул, су ѳстеннән атлап, алар янына китте. Ул аларны узып китәргә теләде,
49
ә шәкертләре Аның су ѳстеннән килүен күреп, ѳрәктер дип уйладылар һәм куркышып, кычкырып җибәрделәр.– Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә
50
ә шәкертләре Аның су ѳстеннән килүен күреп, ѳрәктер дип уйладылар һәм куркышып, кычкырып җибәрделәр.– Кыю булыгыз, бу – Мин! Курыкмагыз! – диде шунда ук аларга Гайсә
51
һәм алар янына кѳймәгә кереп утырды. Шул вакытта ук җил туктады. Һәм бу аларны тагын да ныграк гаҗәпләндерде.
52
Икмәк белән булган хәл нәрсә аңлатканны алар бит аңламадылар, чѳнки аларның йѳрәкләре каткан иде.
53
Алар, диңгезне кичеп, Геннисарет ярына килеп туктадылар.
54
Кѳймәдән чыгу белән, кешеләр, Аны танып,
55
бу хәбәр белән бѳтен тирә-якны йѳгереп әйләнделәр. Гайсәнең кай җирдә тукталганын ишетеп, шул урынга түшәктә ятучы авыруларны китерә башладылар.
56
Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.
← Предыдущая
От Марка
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО