56
Гайсә кайда гына булмасын, авыллардамы, шәһәрләрдәме, берәр йорттамы, бѳтен җирдә авыруларны мәйданнарга китереп салдылар, Аның киеменең чабуына гына булса да кагылырга рѳхсәт бирүен үтенделәр. Һәм кем генә кагылмасын, барысы да савыктырылды.
Шул вакыт унике ел буе кан китүдән интеккән хатын, арттан килеп, Аның киеменең чабуына кагылды.
Күп кешеләрне савыктырган булганга, чирдән интеккән кешеләр, Аңа кагылыр ѳчен, Аның янына этешеп-тѳртешеп киләләр иде.
Һәммәсе Гайсәгә кагылырга тырышты, чѳнки Аннан чыккан кодрәт барысын да савыктыра иде.
Хатын, арттан Гайсә янына килеп, киеменең чабуына кагылды, һәм аның кан китүе шундук туктады.
Петер үтеп барганда, һич булмаса аның күләгәсе генә булса да тѳшсен иде, дигән теләк белән, авыруларны урамнарга чыгарып, ятакларга һәм түшәкләргә салдылар.
Аллаһы исә Паулның куллары белән искитәрлек кодрәтле эшләр кылды.
Паул тиеп алган кулъяулыкларны, билбауларны алып китеп авырулар ѳстенә салдылар һәм шуннан соң авырулар савыкты, алардан явыз рухлар чыкты.