Toggle navigation
Главная
Переводы Библии
Комментарии к Библии
Библейские словари и энциклопедии
Новости
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Сделайте выбор
Комментарии Баркли
Новая Женевская Учебная Библия
Толкование Златоуста
Учебная Библия МакАртура
Толкование Жана Кальвина
Комментарии МакДональда к Библии
Серия комментариев МакАртура
Толкование Мэтью Генри
Толковая Библия Лопухина
Толкование Далласской семинарии
Толкование Блаженного Феофилакта Болгарского
Новый Библейский Комментарий
Комментарии Давида Стерна к Новому Завету
Комментарии Сперджена
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО
Выбор книги основного перевода
От Иоанна
Яңа Гаһед
Яңа Гаһед
От Матфея
Яңа Гаһед
Книга От Матфея в переводе Татарский (татарча)
От Марка
Яңа Гаһед
Книга От Марка в переводе Татарский (татарча)
От Луки
Яңа Гаһед
Книга От Луки в переводе Татарский (татарча)
От Иоанна
Яңа Гаһед
Книга От Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Деяния
Яңа Гаһед
Книга Деяния в переводе Татарский (татарча)
К Римлянам
Яңа Гаһед
Книга К Римлянам в переводе Татарский (татарча)
1. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 1. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
2. Коринфянам
Яңа Гаһед
Книга 2. Коринфянам в переводе Татарский (татарча)
К Галатам
Яңа Гаһед
Книга К Галатам в переводе Татарский (татарча)
К Ефесянам
Яңа Гаһед
Книга К Ефесянам в переводе Татарский (татарча)
К Филиппийцам
Яңа Гаһед
Книга К Филиппийцам в переводе Татарский (татарча)
К Колоссянам
Яңа Гаһед
Книга К Колоссянам в переводе Татарский (татарча)
1. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 1. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
2. Фессалоникийцам
Яңа Гаһед
Книга 2. Фессалоникийцам в переводе Татарский (татарча)
1. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 1. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
2. Тимофею
Яңа Гаһед
Книга 2. Тимофею в переводе Татарский (татарча)
К Титу
Яңа Гаһед
Книга К Титу в переводе Татарский (татарча)
К Филимону
Яңа Гаһед
Книга К Филимону в переводе Татарский (татарча)
К Евреям
Яңа Гаһед
Книга К Евреям в переводе Татарский (татарча)
Иакова
Яңа Гаһед
Книга Иакова в переводе Татарский (татарча)
1. Петра
Яңа Гаһед
Книга 1. Петра в переводе Татарский (татарча)
2. Петра
Яңа Гаһед
Книга 2. Петра в переводе Татарский (татарча)
1. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 1. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
2. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 2. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
3. Иоанна
Яңа Гаһед
Книга 3. Иоанна в переводе Татарский (татарча)
Иуды
Яңа Гаһед
Книга Иуды в переводе Татарский (татарча)
Откровение
Яңа Гаһед
Книга Откровение в переводе Татарский (татарча)
← Предыдущая
От Иоанна
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
1
Шуннан соң Гайсә Гәлиләя диңгезенең аръягына китте. Ул диңгез, шулай ук, Тибериас диңгезе дип тә атала иде.
2
Авыруларны савыктырган могҗизалы галәмәтләрен күреп, Аның артыннан бик күп халык иярде.
3
Гайсә, тауга менеп, шәкертләре белән бергә утырды.
4
Яһүдләрнең Коткарылу бәйрәме якынлашып килә иде.
5
Гайсә күзләрен күтәрде һәм Үзенә таба күп халыкның килүен күреп, Филипкә:– Аларны ашату ѳчен икмәкне кайдан сатып алырбыз икән? – диде.
6
Ул бу сүзләрне Филипне сынау ѳчен генә әйтте, чѳнки нәрсә эшләячәген Үзе белә иде.
7
Филип:– Аларның һәрберсенә аз-аз гына бирү ѳчен дә ике йѳз динарлык икмәк җитмәс, – дип җавап бирде.
8
Шәкертләренең берсе, Шимун Петернең энесе Әндри:
9
– Монда бер малайның биш арпа икмәге һәм ике балыгы бар, әмма мондый күп халык ѳчен ул нәрсә инде? – диде.
10
– Аларга утырырга кушыгыз, – диде Гайсә.Ул урында исә чирәм күп иде. Шулай итеп, биш мең чамасы ир-ат чирәмгә утырды.
11
Гайсә, икмәкне алып, шѳкрана итеп, утыручыларга ѳләште; балыклар белән дә шулай эшләгәннән соң, һәркемгә теләгән кадәр бирде.
12
Һәммәсе ашап туйгач, шәкертләренә:– Калган сыныкларны җыеп алыгыз, бернәрсә дә әрәм булмасын, – диде.
13
Кешеләр ашаган биш арпа икмәктән калган сыныклар белән унике кәрзинне тутырдылар.
14
Гайсә эшләгән могҗизалы галәмәтне күреп, кешеләр:– Дѳньяга килергә тиеш булган Пәйгамбәр, чынлап та, Шушыдыр, – диештеләр.
15
Гайсә исә, аларның Үзен кѳч белән патша итеп куярга теләүләрен белеп, Үзе генә тагын тауга менеп китте.
16
Кич җиткәч, Гайсәнең шәкертләре диңгез буена тѳштеләр дә,
17
кѳймәгә утырып, диңгезнең аръягына, Кәпәрнаумга таба йѳзеп киттеләр. Караңгы тѳште, ә Гайсә исә һаман күренмәде.
18
Диңгездә каты җил купканлыктан, дулкыннар кѳчәйде.
19
Биш-алты чакрым чамасы киткәннән соң, су ѳстеннән атлап кѳймәгә якынлашып килүче Гайсәне күреп, куркып калдылар.
20
Әмма Гайсә аларга:– Бу – Мин! Курыкмагыз! – диде.
21
Алар Аны кѳймәгә алырга теләделәр, ләкин нәкъ шул чакта кѳймә алар бара торган ярга килеп туктады.
22
Икенче кѳнне дә халык диңгез ярында тора иде әле. Алар анда бер генә кѳймә булуын, ул кѳймәгә шәкертләрнең генә утырып китүен, ә Гайсәнең анда утырмаганын күргәннәр иде.
23
Кешеләр Раббы шѳкрана итеп биргән икмәкне ашаган урынга Тибериас шәһәреннән башка кѳймәләр дә килеп туктадылар.
24
Шулай итеп, Гайсәнең дә, Аның шәкертләренең дә анда юклыгын күргәч, халык, кѳймәләргә утырып, Кәпәрнаумга Гайсәне эзләргә китте.
25
Аны диңгезнең аръягында эзләп тапкач:– Остаз! Син монда кайчан килдең? – дип сорадылар.
26
Гайсә аларга:– Сезгә хак сүз әйтәм: сез Мине могҗизалы галәмәтләр күргәнгә түгел, бәлки туйганчы икмәк ашаганга эзлисез.
27
Фани ризык ѳчен түгел, бәлки мәңгелек тормыш бирә торган ризык ѳчен тырышыгыз. Аны сезгә Адәм Улы бирәчәк, чѳнки Аллаһы Ата, Аны хуплап, Үзенең тамгасын салды, – диде.
28
Аннан соң алар:– Аллаһы эшләрен башкару ѳчен безгә нәрсә эшләргә кирәк? – дип сорадылар.
29
– Ул Кемне җибәргән булса, сез Шуңа иман итегез, Аллаһының эше менә шул, – дип җавап бирде Гайсә.
30
Алар Аңа әйттеләр:– Сиңа иман китерерлек нинди галәмәт күрсәтерсең? Нәрсә кылырсың?
31
Безнең ата-бабаларыбыз чүлдә манна ашаганнар. Бу турыда Изге язмада: «Ул аларга ашар ѳчен күктән икмәк бирде», – дип язылган.
32
Гайсә аларга:– Сезгә хак сүз әйтәм: сезгә күктән икмәкне Муса түгел, бәлки, хак икмәкне күктән Минем Атам бирә.
33
Аллаһы икмәге Ул – күктән иңеп, дѳньяга тормыш Бирүче, – диде.
34
Алар Гайсәгә:– Әфәндем! Безне һәрвакыт шундый икмәк белән тәэмин итеп торчы, – диделәр.
35
Гайсә исә аларга әйтте:– Мин – тормыш икмәге: Минем янга килүче һичкайчан ачыкмас, Миңа иман китерүче һичкайчан сусамас.
36
Ләкин Мин сезгә: сез Мине күрдегез, әмма Миңа иман китермисез, – дидем.
37
Атам Миңа юллаган һәркем Миңа киләчәк һәм Миңа килүчене һичкайчан куып җибәрмәячәкмен,
38
чѳнки Мин Үз ихтыярымны түгел, бәлки Мине җибәргән Атам ихтыярын башкару ѳчен күктән иңдем.
39
Мине җибәргән Атамның ихтыяры исә шул: Ул биргән беркемне югалтмыйча, соңгы кѳндә үледән терелтергә тиешмен.
40
Мине җибәргән Атамның ихтыяры шул: Улын күрүче һәм Улына иман китерүче һәркемнең мәңгелек тормышы булсын, Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
41
Яһүдләр, Аның: «Мин – күктән иңгән икмәк», – дигән сүзләренә ризасызлык белдереп, үзара:
42
– Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сѳйли ала икән? – диештеләр.
43
Гайсә аларга җавап бирде:– Үзара сукранышмагыз:
44
Мине җибәргән Ата алып килмәсә, Минем яныма беркем дә килә алмый, Мин исә шул кешене соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
45
Пәйгамбәрләрнең язмаларында: «Һәммәсе дә Аллаһы тарафыннан ѳйрәтеләчәк», – дип язылган. Атадан ишетеп ѳйрәнүче һәркем Минем янга килә.
46
Бу әле кем дә булса Атаны күргән дигән сүз түгел; Аллаһыдан Килүче генә Атаны күрде.
47
Сезгә хак сүз әйтәм: Миңа иман итүченең мәңгелек тормышы бар.
48
Мин – тормыш икмәге.
49
Сезнең аталарыгыз чүлдә манна ашадылар һәм үлделәр.
50
Күктән иңүче икмәк исә шундый ки, аны ашаучы үлмәс.
51
Мин – күктән иңгән тере икмәк, бу икмәкне ашаучы мәңге яшәр. Мин бирәчәк икмәк исә – ул Минем тәнем. Мин аны дѳнья яшәсен ѳчен бирәчәкмен.
52
Шуннан соң яһүдләр ачуланышып:– Бу Кеше ничек Үзенең тәнен безгә ашар ѳчен бирә алыр икән? – дип үзара бик каты бәхәсләштеләр.
53
Гайсә исә аларга әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: Адәм Улының тәнен ашамасагыз һәм Аның канын эчмәсәгез, үзегездә тормыш булмаячак.
54
Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүченең мәңгелек тормышы бар. Мин аны соңгы кѳндә терелтеп торгызачакмын.
55
Минем тәнем – чын ризык, Минем каным – чын эчемлек.
56
Минем тәнемне ашап, Минем канымны эчүче Миндә кала, Мин аңарда калам.
57
Мине тере Атам җибәрде һәм Мин Атам аша яшим, шулай ук Мине ашаучы да Минем аша яшәячәк.
58
Бу – күктән иңгән икмәк. Ул икмәк сезнең аталарыгыз ашаган манна кебек түгел: алар үлгәннәр. Ә бу икмәкне ашаучы мәңге яшәячәк.
59
Ул боларны Кәпәрнаумда ѳйрәткән вакытта гыйбадәтханәдә сѳйләде.
60
Гайсәнең күп шәкертләре, бу сүзләрне ишеткәннән соң:– Нинди авыр сүзләр! Боларны кем тыңлый алсын? – диделәр.
61
Әмма Гайсә күңеленнән шәкертләренең сукрануларын белеп:– Сезне шушы рәнҗетәме?
62
Адәм Улының элек булган урынына күтәрелүен күрсәгез нәрсә булыр?
63
Рух Ул – тормыш бирүче, кешенең кѳче һичнинди файда китерми; Мин сезгә сѳйләгән сүзләр – рух һәм тормыш.
64
Әмма арагызда иман итмәүчеләр дә бар, – дип әйтте.Чѳнки Гайсә кемнең иман итмәвен һәм кемнең Үзенә хыянәт итәчәген баштан ук белде.
65
Ул сүзен дәвам итеп:– Менә шуның ѳчен Мин сезгә, Атам җибәрмәсә, Минем янга беркемнең дә килә алмаячагын әйттем, – диде.
66
Шул вакыттан башлап Гайсәнең күп кенә шәкертләре Аннан аерылып киттеләр һәм башка Аның белән бергә йѳрмәделәр.
67
Шуннан соң Гайсә унике шәкертеннән:– Сез дә китәргә теләмисезме? – дип сорады.
68
Шимун Петер Аңа:– Раббым! Без кем янына барыйк соң? Мәңгелек тормыш сүзләре Синдә бит.
69
Без Сиңа иман итәбез, Сине Аллаһының Изге Заты дип таныйбыз, – дип җавап бирде.
70
Гайсә аларга:– Мин сезне – уникене сайлап алдым түгелме? Әмма сезнең арада берегез иблис, – диде.
71
Ул бу сүзләрне, Үзенә хыянәт итәчәк, уникенең берсе булган Шимун улы Яһүд Искариот хакында әйтте.
← Предыдущая
От Иоанна
Следующая →
1
2
3
4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
Выбор основного перевода
Синодальный
Современный
Перевод РБО. Радостная Весть
Юбилейное издание (Свет на Востоке)
Перевод свящ. Леонида Лутковского
Церковнославянский перевод
Аварский (магӀарул мацӀ)
Азербайджанский (Azärbaycanca)
Башкирский (башҡорт теле)
Беларускі пераклад
Грузинский (ქართული ენა)
Казахский (қазақ тілі)
Кумыкский (къумукъ тил)
Осетинский (ирон æвзаг)
Таджикский (тоҷикӣ)
Татарский (татарча)
Туркменский (Türkmençe)
Узбекский (ўзбекча)
Український переклад І. Огієнка
Чеченский (нохчийн мотт)
Чувашский (чӑвашла)
American Standard
Biblia Tysiąclecia
Deutsche Luther
Ελληνική μετάφραση
King James
Română traducere
Tradução português
Traducción al español
Traduction française
Traduzione italiana
Türkçe çeviri
中文 汉译
Новый русский перевод МБО