Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Кем Минем хакта шикләнми, шул бәхетле. Гайсә халыкка сѳйләгән вакытта, Аның анасы һәм энеләре тышта тордылар: алар Гайсә белән сѳйләшергә теләделәр. Шул вакытта Гайсәнең анасы белән энеләре килделәр һәм, тышта торган килеш, Аны чакырттылар. Гайсә алар белән бергә Насарага кайтты һәм әти-әнисенә итагатьле булды. Әнисе Мәрьям бу хәлләрнең барысын да күңелендә саклады. Гайсә исә үсте, акыл җыйды, Аллаһыга да, кешеләргә дә бик ошый иде. – Бу Йосыф улы Гайсә түгелме соң? Без Аның атасын да, анасын да беләбез бит. Ничек Ул: «Мин күктән иңдем», – дип сѳйли ала икән? – диештеләр. Шулай итеп, Ул сезнең ѳчен, иман итүчеләр ѳчен, кыйммәтле Таш, ә ышанмаучылар ѳчен «Тѳзүчеләр яраксыз дип кире каккан таш Иң мѳһим почмак ташы булды». «Ул – кешеләрне абындырачак таш, Алар абынып егылачак кыя». Аллаһы сүзенә итагать итмәгәнгә, ышанмаучылар ташка абыналар, бу алар ѳчен билгеләнгән дә бит. Бәлки, кол кыяфәте алып, Үз теләге белән бар нәрсәдән баш тартты. Ул кеше булды Һәм кешеләр арасында яшәде. Ул Үзен түбәнсетте Һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды.
Выбор основного перевода