Берничә кеше паралич суккан авыруны ятагы белән күтәреп, Аңа китерделәр. Гайсә, аларның ышануларын күреп авыруга әйтте:– Кыю бул, бала! Синең гѳнаһларың кичерелде!
Ул моны Раббы Гайсә күкләрдән Үзенең куәтле фәрештәләре белән ялкынланып янып торган утта килгәндә эшләр. Раббы Гайсә Аллаһыны белмәүчеләрне һәм Раббыбыз Гайсә турындагы Яхшы хәбәрне тыңламаучыларны җәзага тартыр.
Ул торып, җилне тыйды, ә диңгезгә әйтте:– Шаулама, тынычлан!Җил туктады һәм тынлык урнашты.
Алар кѳймәгә утырып, үзләре генә аулак урынга киттеләр.