Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Гайсә, Үзенең унике шәкертенә нәсыйхәт биреп бетергәч, башка шәһәрләрдә ѳйрәтеп һәм вәгазьләп йѳрергә дип, аннан китте. Ул әйтте:– Вакыт җитте! Аллаһы Патшалыгы якынлашты! Тәүбә итегез һәм Яхшы хәбәргә иман итегез! һәм гѳнаһлары кичерелсен ѳчен тәүбә итү, Иерусалимнан башлап, бар халыкларга Аның исеме нигезендә игълан ителергә тиеш, – диде. – һәм башта Дәмәшекъ һәм Иерусалим кешеләренә, аннары бѳтен Яһүдия җирендә яшәүчеләргә һәм яһүд булмаган башка халыкларга вәгазьләдем. Мин аларны тәүбә итәргә һәм Аллаһыга таба борылырга, тәүбә итүләрен күрсәтә торган лаеклы эшләр кылырга чакырдым.
Выбор основного перевода