Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Икенче бер ѳлеше туфрагы аз булган ташлы урынга тѳшкән. Тирән ятмаганга күрә, алар тиз шытып чыкканнар. Ташлы урынга чәчелгән орлык исә, сүзне ишетү белән, аны шунда ук шатланып кабул итүче кеше ул. Ә инде: «Кешеләрдән», – дип әйтсәк, халык безне нишләтер? Алар бит барысы да Яхъяны пәйгамбәр дип исәпли, – диештеләр. «Кешеләрдән», – дип әйтергәме әллә? – диештеләр.Барча халык тѳркеме Яхъяны пәйгамбәр дип исәпләгәнгә күрә, халыктан курыктылар. Берничә кѳннән соң Филикес үзенең яһүд хатыны Друсилла белән килде һәм Паулны чакыртып алды. Ул Паулның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сѳйләгәнен тыңлады. Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хѳкем хакында сѳйләгәндә Филикес куркуга тѳште. – Хәзергә җитте, вакыт тапкач сине чакыртырмын, – диде ул. Яманлык кылучы яманлык кылуын дәвам итсен, бозык кеше үзен тагын да бозыклатсын, тәкъва кеше тагын да тәкъвалык тудырсын һәм изге кеше изге яшәү рәвешен дәвам иттерсен».
Выбор основного перевода