Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
«Пәйгамбәрне үз илендә ихтирам итмиләр», – дип, Гайсә Үзе үк шаһитлек биргән иде. Аңа хәтта энеләре дә иман итмәделәр. Иерусалимга кайткач, Аллаһы Йортында гыйбадәт кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, Раббыны күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнан кит, чѳнки монда Минем хактагы шаһитлегеңне кабул итмәячәкләр», – диде. «Раббым! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йѳреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр. Синең хакта шаһитлек итүче Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. Раббы миңа: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде. Шушы сүзләрне әйткәнче Паулны тыңладылар, ә аннары: – Бу кешене җир йѳзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар. Алар, акыра-акыра, киемнәрен ѳскә күтәреп болгадылар, һавада тузан туздырдылар.
Выбор основного перевода