Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шуннан соң Гайсә аңа әйтте:– Кара аны, берәүгә дә сѳйләмә, ә руханига барып үзеңне күрсәт һәм терелүеңне исбатлау билгесе итеп Муса кануны буенча таләп ителгән бүләкне тәкъдим ит. Сезне Минем аркада идарәчеләр, патшалар алдына китерерләр. Бу – сез аларга һәм халыкларга Минем хакта шаһитлек итсен ѳчен булыр. Яхъя тѳрмәгә утыртылганнан соң, Гайсә, Аллаһыдан килгән Яхшы хәбәрне сѳйләп, Гәлиләягә килде. Сез исә әзер торыгыз: сезне, мәхкәмәләргә тапшырып, хѳкем итәрләр һәм гыйбадәтханәләрдә кыйнарлар. Сез Минем аркада, Минем хакта шаһитлек бирү ѳчен, патшалар һәм идарәчеләр каршына басарсыз. Гайсә аңа бу турыда беркемгә дә сѳйләмәскә кушты.– Бар, руханига күрен һәм, кешеләр ѳчен терелүең билгесе итеп, Муса канунында әмер ителгәнчә, корбан бүләген китер, – диде Ул. «Хәтта шәһәрегезнең аякларыбызга кунган тузанын да үзегезгә кагып калдырабыз; шулай да белегез, Аллаһы Патшалыгы якынлашты». Паул белән Барнаб исә, аларга каршы шаһитлек билгесе итеп, аякларындагы тузанны кактылар һәм Икүниун шәһәренә киттеләр. Кешеләр, ул шешенер, яки кинәт егылып үләр, дип кѳттеләр. Әмма озак кѳткәннән соң, аңа һичнинди зарар булмаганлыгын күреп, фикерләрен үзгәрттеләр: – Ул – илаһ, – диделәр алар.
Выбор основного перевода