Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Ул кѳннәрдә тагын күп кеше җыелды, ә аларның ашарларына ризыклары юк иде. Шәкертләрен чакырып, Гайсә әйтте: – Кешеләрне кызганам. Алар Минем белән инде ѳч кѳн буе, ә ашарларына һич нәрсәләре юк. Әгәр Мин аларны ач килеш ѳйләренә кайтарып җибәрсәм, юлда хәлсезләнерләр, чѳнки аларның кайберләре ерактан килгәннәр. – Барысын да туендырыр ѳчен чүлдә шулкадәр икмәкне кайдан алыйк соң? – дип сорадылар шәкертләре. – Сездә ничә икмәк бар? – дип сорады Гайсә.– Җиде, – диделәр алар. Шуннан соң Гайсә халыкка утырырга кушты. Җиде икмәкне алып, Аллаһыга шѳкрана кылгач, икмәкне сындыргалады һәм халыкка ѳләшү ѳчен шәкертләренә бирде. Алар икмәкне ѳләшеп чыктылар. Аларның берничә балыклары да бар иде. Гайсә, шѳкрана кылгач, аларны да ѳләшергә кушты. Кешеләр ашап туйдылар, һәм шәкертләре, калган сыныкларны җыеп, җиде кәрзингә салдылар. Ашаучыларның саны дүрт меңгә якын иде. Гайсә аларны ѳйләренә кайтарып җибәрде,
Выбор основного перевода