Моны ишетеп, Гайсә хәйран калды һәм артыннан ияреп баручыларга әйтте:– Сезгә хак сүз әйтәм: Исраилдә Мин мондый ышануны һичкемдә күрмәгән идем.
Мин сезгә әйтәм: кѳнчыгыштан һәм кѳнбатыштан күпләр килерләр һәм Күк Патшалыгында Ибраһим, Исхак һәм Ягъкуб белән бергә мәҗлес ѳстәле артында утырырлар.
Ә кемгә Патшалык алдан билгеләнгән иде, алар тышкы караңгылыкка куылырлар: анда елау һәм тешләр шыкырдату булыр.
Гайсә гыйбадәтханәләрдә ѳйрәтеп, бѳтен шәһәрләр һәм авыллар буйлап Патшалык хакындагы Яхшы хәбәрне игълан итеп, халыкны тѳрле авырулардан һәм чирләрдән савыктырып йѳрде.