Әмма идарәче Һируд, абыйсының хатыны Һирудия белән булган мѳнәсәбәтләре һәм башка явызлыклары ѳчен Яхъя аның гаебен күрсәткәнгә,
шундый эшләре ѳстенә тагын берне ѳстәп, Яхъяны тѳрмәгә утыртты.
Алар Аңа:– Кемдер Чумдыручы Яхъя ди, башкалары исә Ильяс, ә кайберләре, борынгы пәйгамбәрләрнең берсе терелгән дип исәплиләр, – дип җавап бирделәр.
Чѳнки Аллаһы галәмне гадел хѳкем итү кѳнен билгеләде. Ул Үзе билгеләгән Зат аша хѳкем итәр. Ул Затны үледән терелтеп, Аллаһы моны һәркемгә исбат итте.