1
Шуңа күрә, Мәсих тәгълиматының иң башлангыч ѳлешен калдырып, камилрәгенә күчик. Үлемгә китерүче эшләрдән тәүбә итүгә, Аллаһыга инануга, шулай ук суга чумдырылу йолалары, кулларны кую, үлгәннәрнең терелүе вә мәңгелек хѳкем турындагы тәгълиматка янә нигез сала башламыйк инде.