Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Шунда:– Курыкмагыз! – диде аларга Гайсә. – Барыгыз, Минем шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр. Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәһәргә барып, баш руханиларга булган бѳтен хәлне сѳйләп бирделәр. Баш руханилар аксакаллар белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр һәм аларга:– «Без йоклаган вакытта Аның шәкертләре, тѳнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр. Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдләр арасында хәзерге кѳнгә кадәр киң таралды. Ә Аның унбер шәкерте исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте. Аны күреп, алар Аның каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр. Гайсә алар янына килеп:– Күктә дә, җирдә дә бѳтен хакимлек Миңа бирелде. Шуңа күрә, барыгыз һәм бѳтен халыклар арасыннан Миңа шәкертләр булдырыгыз. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә ѳйрәтегез. Һәм белегез: Мин, дѳнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам, – дип әйтте. Гайсә, тауга менеп, Үзе сайлаганнарны янына чакыртып китертте. Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде. Болар – Үзе белән бергә булыр ѳчен, һәм аларны Яхшы хәбәр сѳйләргә, җеннәрне Аның вәкаләте белән куып чыгарырга дип кешеләр янына җибәрер ѳчен сайлаган унике кеше иде. Раббы, тагын җитмеш ике шәкертен сайлап, Үзе барырга җыенган һәр шәһәргә һәм авылга икешәр-икешәр итеп Үзе алдыннан җибәрде.
Выбор основного перевода