Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
Параллельные места
Яхъяның шәкертләре килеп, аның гәүдәсен алып кабергә салдылар, аннары китеп, бу хакта Гайсәгә хәбәр иттеләр. Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага тѳрде һәм күптән түгел таш тауны тишеп ясалган кабергә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын каплап куйды һәм китеп барды. Йосыф, Пилат янына барып, Гайсәнең гәүдәсен бирүен сорады. Ул, гәүдәне хачтан алды һәм, җитен тукымага тѳреп, таш тауны тишеп ясалган бер кабергә салды. Моңа кадәр анда әле һичкем дә салынмаган була. Шуннан соң, яһүдләрдән курыкканга күрә, Гайсәнең шәкерте булуын яшереп йѳргән ариматайлы Йосыф Пилаттан Гайсәнең гәүдәсен алырга рѳхсәт сорады; Пилат рѳхсәт бирде. Йосыф Гайсәнең гәүдәсен хачтан барып алды. Гайсә хачка кадакланган җирдә бер бакча, ә бакчада әле һичкем салынмаган яңа кабер бар иде.
Выбор основного перевода