Выбор основного перевода
Открыть комментарий или сравнить с другим переводом
Выбор книги основного перевода
Параллельные места
Әгәр сине кулың яки аягың вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып, читкә ташла! Ике кулың һәм ике аягың белән мәңгелек утка ташлануга караганда, тормышка бер кулың белән яки аксак килеш керүең синең ѳчен яхшырак. Әгәр күзең сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны суырып алып, читкә ташла! Ике күзең белән җәһәннәм утына ташлануга караганда, тормышка бер күзең белән керүең яхшырак. Әгәр кулың сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Җәһәннәмгә, сүнмәс утка ике кулың белән ташланганчы, тормышка бер кулың белән керүең синең ѳчен яхшырак. [ ] Әгәр аягың сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны чабып тѳшер! Ике аягың белән җәһәннәмгә ташлануга караганда, тормышка бер аягың белән керүең синең ѳчен яхшырак. [ ] Әгәр күзең сине вәсвәсәгә тѳшерсә, аны алып ташла! «Кешеләрне бертуктаусыз кортлар ашап торган һәм уты сүнмәгән» җәһәннәмгә ике күзең белән ташлануга караганда, бер күзең белән Аллаһы Патшалыгына керүең синең ѳчен яхшырак. Шулай итеп, үзегездәге дѳньяви теләкләрне: фәхешлек, пычраклык, нәфес, хайвани теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
Выбор основного перевода