Явыз ниятләр, кеше үтерү, зиначылык, фәхешлек, урлашу, ялган шаһитлек итү, хурлау кешенең йѳрәгеннән чыга.
Ләкин һәркемне дә үзенең үк кызыктырып алып кереп китүче һәм аны тозакка эләктерүче хайвани теләкләре вәсвәсәгә кертә.
Шуннан соң, хайвани теләк, яралып, гѳнаһны, ә гѳнаһ, ныгыгач, үлемне тудыра.
Кем белән зина кылырга икән дип кенә хатын-кызларга күңел бирәләр һәм гѳнаһтан һич туймыйлар; тотрыксыз кешеләрне юлдан яздыралар; аларның күңелләре комсызлыкта шомарган; алар – ләгънәт уллары.